Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр инде беренче ел гына түгел, «Кояшлы куянкай» энергияне сак тоту темасына Республика иҗади эшләр конкурсында катнаша. Бу конкурс энергетика ресурсларына сакчыл һәм җаваплы караш, балаларның иҗади активлыгын стимуллаштыруга юнәлтелгән. Һәм менә, ниһаять, нәтиҗәләр ясалды! Безнең учреждениегә «Татэнергосбыт» бүлекчәсе начальнигы Зәйнуллин Флен Замильевич килде, ул балаларны конкурста актив катнашканнары белән котлады һәм аларга грамоталар, бүләкләр тапшырды. Флен Замильевич барлык катнашучыларга ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм иҗатта яңа үрләр яулауларын теләде!
.jpg)