«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән «Уку да бар, эштә бар» дигән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Светлана Бахмутова һәм Яна Краснова һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу уздырдылар.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучылар тарафыннан хезмәт эшчәнлеген башкару мөмкинлекләрен аңларга, киләчәктә үзеңне коллектив һәм гаиләнең тулы кыйммәтле әгъзасы итеп хис итәргә ярдәм итү. Хезмәт эшчәнлегенә кызыксынучанлыкны үстерү, максатчан хезмәт һәм социаль яраклашуны торгызу.

Белгечләр социаль хезмәт алучыларны - инвалидларны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү буенча түбәндәге программалар белән таныштырдылар: билгеле күләмдә бүлеп бирелгән эш урыннарына урнашу, махсус булдырылган эш урыннарын җиһазлау, һөнәри укыту һәм эш булган урынга күчергә ярдәм итү. Инвалидларны эшкә урнаштыру кагыйдәләрен, шулай ук эшкә урнашу белән бәйле хокукый аспектларны билгеләп үттеләр.  Вакансияләр исемлеге белән таныштырдылар һәм эшкә урнашырга теләүчеләр өчен һөнәри яраклылык буенча тест үткәрделәр. 

Чара ахырында белгечләр тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр һәм дәгъва кылучыларга 2019 елның 19 ноябренә булган вакансияләр турында мәгълүмат һәм белгечләрнең контакт номерларын калдырдылар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән мондый очрашулар социаль хезмәт алучыларга хезмәт базары белән танышырга һәм квалификацияле ярдәм алырга мөмкинлек бирде.

Чарада 19 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International