«Астра» тернәкләндерү үзәгендә квест- уен “Берлектә безнең көч” булып узды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2019 елның  19ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  әти – әниләр белән бергә квест – уен “Берлектә безнең көч” булып узды.

Ул чараны тәүлек  буе эшли торган тәрбиячеләр үткәрде. Аның максаты булып балаларны команда белән эшләргә өйрәтү торды. 20 бала картаның өлешләрен табып, клад эзләп табарга тиеш иде. Аларны күп кенә сынаулар көтсә дә җиңеп чыктылар. Уенда катнашучылар уңай хисләр һәм хәзинә белән баллы күчтәнәчләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International