Үз кулларың белән бәйләгән чәчәкләр теләсә кайсы бүлмәнең универсаль бизәү предметы булып тора һәм теләсә кайсы бәйрәмгә менә дигән бүләк була ала, чөнки күпләрнең яраткан бәйрәме - Әниләр Көне якынлашуын онытмаска кирәк. Бу көнне һәр кешенең җир йөзендә иң якын һәм кадерле булган кешесе – әнигә җылылыкның бер өлешен бүләк итәсе килә. Һәм менә монда безнең үзәк белгечләре ярдәмгә килә, алар оригиналь бүләк идеясен сөйләп кенә калмыйча, хезмәт тернәкләндерү кабинетында аны ясарга да өйрәтәчәкләр.
«Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр арасында «Чәчәкләр бәйләү» дигән темага дәрес уздырылды. Максаты: катнашучыларны крючок белән бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән таныштыру.
Крючок бәйләү серләрен белгән кызларга, схеманы укып, эшкә керешү бик авыр булмады. Ә беренче тапкыр кулларына крючок алган хатын-кызларга кул эшенең нечкәлекләрен белгеч бик тиз аңлатты.
Катнашучыларның сүзләренә караганда, аларның әниләрен бәйрәмнәрдә матур эшләнмәләр белән сөендерәсе килә, шуңа күрә аларның берсе дә үзләренең матур чәчәк бәйләмнәрен ахыргача бәйләп бетермичә үзәктән китмәде.