16 нчы ноябрь көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбиячеләр өчен Светлана Игнатова, Ольга Пьянкова һәм музыка җитәкчесе Юлия Галимова тарафыннан Халыкара толерантлык көненә багышланган «Без төрле, әмма без бергә» дип исемләнгән чара оештырылды.
Әлеге чара үзара хөрмәт, җылылык, кайгыртучанлык һәм сабырлык шартларында узды. Балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.