Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Сәламәтлек марафоны” дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны актив ялга җәлеп итү, физик активлыкны, җитезлекне, төгәллекне, координацияне, игътибарны үстерү.
Программа командаларны сәламләү белән башланды, командаларга спорт тематикасына төрле табышмаклар һәм шаян сораулар тәкъдим ителде. Спорт инвентарьлары белән эстафеталар үткәрелде, анда катнашучылар үзләренең максатчанлыгын, чыдамлылыгын һәм зирәклеген күрсәттеләр. Ярыш ахырында инструктор “Музыкаль урындыклар” дигән бию уены үткәрде.
Чара катнашучыларга ярыш рухын күтәрергә, командада эшли һәм кыенлыкларны җиңә белергә ярдәм итте. Барлык уйнаучылар да уңай эмоцияләр, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.
Чарада 14 кеше катнашты.