15 ноябрьдә, хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә, «Гнездышко» социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре хәрби комиссариат вәкиле Константин Талов белән очраштылар. Максаты - Россиянең Кораллы көчләре турындагы күзаллауларны киңәйтү, армия хезмәтен уңай бәяләү, ил өчен горурлык һәм Ватанны саклау теләге тәрбияләү.
«Булачак Ватан сакчысы» исемен раслау өчен балаларга узарга тәкъдим ителгән конкурслар үз өстеңдә тагын да күп эшләргә кирәклеген күрсәтте. Патриотик чара файдалы һәм кызыклы килеп чыкты.