2019 нчы елның 15 нче ноябрендә «Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова тарафыннан Кнәз төп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Үз-үзеңне бәяләү” дигән темага дәрес уздырды.
Дәреснең максаты: үзанализ һәм үз-үзеңне бәяләү күнекмәләрен үстерү, үзбәяләү дәрәҗәсен билгеләү.
Чараның бурычлары - үз-үзеңне уңай бәяләү ысуллары турында фикер алышу.
Чарада балигъ булмаган балалар “Мин кем?”, “Комплиментлар коридоры” практик биремнәрен үтәделәр.
Чарада төрле категория гаиләләреннән 21 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 4 се социаль хезмәт алучы иде.
Алынган белемнәр социаль хезмәт алучыларга үз-үзләренә ышанычлырак булырга, үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.