12 ноябрьдә илебездә Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән барлыкка килгән экологик бәйрәм - Песнәк көне билгеләп үтелә. «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай үзәк китапханәсенә экологик датаны бәйрәм итү өчен бардылар. Китапханә хезмәткәрләре «Песнәк көне»дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар борын-борыннан билгеләп үтелә торган аучылык көне турында белделәр, кышлаучы һәм күчмә кошлар белән таныштылар. Бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр һәм табышмакларга җаваплар бирделәр, кошлар турында бик күп кызыклы китаплар карадылар. Очрашу Александр Яшинның «Кышын кошларны ашатыгыз»шигыре белән тәмамланды.
