Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Бөтенроссия призывник көне”

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне” нә багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты – үсеп килүче яшь буында кыю, батыр солдат булу теләге уяту,аларда патриотик хисләр тәрбияләү, Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, мөhимлеген аңлату.

Балалар чарада бик теләп катнаштылар: хәрби хезмәт турында шигырләр сөйләделәр, рәсем ясадылар, презентация карадылар, тәрбиячеләр белән берлектә төрле спорт уеннары уйнадылар. Чара бик күңелле, кызыклы,  спорт дәрте һәм шау-шу белән узды.

Тәрбияче Вәлиева Гүзәлия фикеренчә, мондый чаралар балаларны үз Ватаннарының чын саклаучылары итеп тәрбияләргә булыша, аларда батырлык, кыюлык, чыдамлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итә. Спорт уеннары реабилитантларда дуслык хисе, үзара ярдәмләшү һәм бер-берсенә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International