Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч" «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең пенсия алды яше хезмәткәрләре өстәмә белем алалар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

  Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч" «халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең пенсия алды яше хезмәткәрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы нигезендә Ворлдскиллс берлеге гамәлгә ашыра торган махсус  дөнья стандартлары федераль программасы буенча   өстәмә һөнәри белем алалар.

  "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге программаны 2019 елның мартыннан "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан тормышка ашыра. Программаның максаты - хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итүче белемнәр, компетенцияләр һәм күнекмәләрне булдыру яки үстерү өчен профессиональ укытуны, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру юлы белән пенсия яшенә якынлашучы гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү.

Бүгенге көндә "Доверие – Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең пенсия яшендәге 15 хезмәткәр белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International