Арчаның «Өмет чаткысы» балалар тернәкләндерү үзәге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Арча районының 4 нче номерлы бала үсеш үзәгендә, 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларның ата - аналары өчен «Өй шартларында Монтессори методикасы буенча балаларны үстерү»дигән семинар-практикум уздырдылар.
Аның максаты-Монтессори системасы, аның принциплары белән таныштыру, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре өлкәсендә ата-аналар компетенциясен арттыру.
Киңәшләр һәм презентацияләр Мария Монтессори идеяләренә нигезләнгән . Алар гаилә тормышының төрле якларына һәм бала белән үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы иде. Вакыт һәм тәҗрибә белән сыналган тәкъдимнәр, ата-аналарга сабыйларын яхшырак аңларга, аларны үстерү өчен кирәкле шартлар тудырырга һәм балаларның тормышын кызыграк итәргә ярдәм итәчәк.
Семинар ахырында барлык ата-аналар һәм аларның балалары белән практик дәрес үткәрелде, анда мөстәкыйль рәвештә уйнар өчен, Монтессори зоналар тәкъдим ителде.
Белгечләр, Мухаметшина Г.Р. һәм Галиева Л. И. ата-аналар өчен мондый семинарда катнашуның югары нәтиҗәле булуын, аларның балалары белән эшләр өчен практик белемнәре артуын билгеләп үтәләр.