Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Әни көне» акциясе

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Проектның төп каһарманы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче Артем Шәеховның әнисе Надежда булды. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  көндәлек проблемалар һәм йөкләмәләр турында онытып, әниебез көн үткәрде. Биредә ул массаж, тоз мәгарәсе, ароматерапия  кебек йомшарткыч процедуралар комплексын алган, бильярд уйнаган, тренажерлар залында шөгыльләнгән. Артем «Волонтер» берләшмәсе активистлары белән калды. Алар аралаштылар, уйнадылар, вакытны күңелле үткәрделәр. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International