«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Безнең хайваннар” дигән темага күмәк чара үткәрелде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2019 елның  18 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә әти – әниләр һәм балалар белән берлектә иҗади эш “Безнең хайваннар” дигән темага коллаж үткәрелде.

Чараның максаты булып әти – әниләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, иҗади эш күнекмәләрен үстерү торды.

Шөгыль әңгәмә белән башланып китте. Хайваннар дөньясының төрлелеге, үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Табышмаклар чишелде. Аннан соң журналлардан йорт хайваннарын, кыргый хайваннарны кисеп алып коллаж төзеделәр.Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.Чарада 15 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International