14 ноябрь көнне «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Березка» кибетләр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан мастер-класс оештырылды.
Чараның максаты: балаларны инструментлардан файдаланырга өйрәтү, вак моториканы үстерү, хезмәт сөючәнлек, эшче һөнәре белән таныштыру. Мастер-класста приютның барлык тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Остазлар балаларга яшь буенча эшләнмәләр тәкъдим иттеләр: кечкенәләре агачтан һәм шпагаттан кеше ясадылар, ә өлкәннәр изонить техникасында эшләделәр. Балаларның барысына да ошады. Очрашу бик җылы һәм нәтиҗәле булды.