«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашырукысаларында өлкәннәрнең ялын оештыру, кәефен яхшырту өчен «Барс Медиа» компаниясе «Мин– ИгелекЭшлэүче» иҗади хәрәкәте белән берлектә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Музыкаль тарихлар» дигән концерт программасы белән булдылар. Эстрада җырчысы Чәчкә һәм Татарстан Республикасының халык артистлары Илсаф һәм Рөстәм Закировбарысына да бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Социальхезмәт алучылар бик күп җыр номерларын бүләк иткән артистларның талантын карап хозурланды. Талантлы башкарылган номерлар шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Картлар һәм инвалидларинтернат-йортында яшәүчеләр артистларгакушылып җырлады, күпләр, өлкән яшьтә булугакарамастан, биеп тә алды. Чыгышлардан соң артистлар һәм концертны оештыручылар әби – бабайларга «Мин– ИгелекЭшлэүче» иҗат хәрәкәтендә катнашучылар ясаган истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар бүләк иттеләр.