"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашуында, өстәл спорты уеннары буенча (НСИ), мастер класс уздырдырылды, РИТЭК проекты ярдэмендэ, "Спорт бар кеше өчен дә" .
Әлеге чараның инициаторлары - Харисова Айгөл “Балачак һәм яшьүсмерлэр йорты” педагог-оештыручысы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Кекишева Наталья.
Ярышта торле остэл уеннары уздырылды: «Новус» - хөкемдары Хафизов Рамил, «Джакколо» - хөкемдары Хәсәнова Миләүшә, «Шаффлборд» - хөкемдары Хәйретдинова Лилия.
Шунысы мөһим, өстәл уеннарының барысы да – уен-көлке генә түгел. Алар вак моториканы һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерергә ярдәм итәләр. Хәтер һәм игътибар, җитезлек белән шөгыльләнәләр, кулларында көч арта, катнашучыларга алар уйный һәм җиңә ала, бу да бик мөһим. Ә тагын бу физик кына түгел, ә социаль-психологик тернәкләндерү дә. Ике сәгать дәвамында балалар уен күнекмәләрен үзләштерде. Һәр бала, чара тәмамланганнан соң, өстәл уеннары остасы сертификатлары белән билгеләп үтелде. Бу чарада катнашуга балаларның барысы да сокланды, һәркайсында аерым кызыксыну һәм азарт барлыкка килде. Өстәл уеннары бәйрәме уңышлы узды - барысы да вакытны бик яхшы уздырдылар.