29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу авыру дөньяда да, Россиядә дә үлем һәм инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе булып кала. Шуңа бәйле рәвештә «Инсультны профилактикалау» темасына әңгәмә үткәрелде. Социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Кекишева, инсультның төрле төрләре һәм сәбәпләре, авыруның симптомнары турында сөйләде. Инсультны профилактикалау - сәламәт яшәү рәвеше принципларына нигезләнә, безнең бүлектә моның өчен барысы да бар, - диде Наталья Викторовна. Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш, сәламәт яшәү рәвеше - күп кенә авыруларны, шул исәптән инсультны, профилактикалау.