Интернет челтәрендә балаларның иминлеге. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм ата-аналар контроле»дигән темага лекция-әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе ссоциаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова “Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә” балигъ булмаган балалар белән “Интернет челтәрендә балаларның иминлеге. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм ата-аналар контроле” темасына әңгәмә үткәрде.

Әлеге дәреснең максаты:

Укучыларны Интернет челтәрендә саклый торган куркынычлар белән таныштыру һәм бу куркынычлардан качарга ярдәм итү.

Дәрес барышында, балигъ булмаганнар игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Ә дәрес ахырында балалар аларның компьютерга мөнәсәбәтен өйрәнү һәм мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре буенча анкетирование уздылар. Шулай ук балаларга «Интернет куркынычсызлыгы» дигән белешмәлекләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International