2019 елның 14 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч уен квест “Сәяхәт” булып узды.
Уенның максаты куелган бурычларны кыенлыклар аша чишү. Балалар уеннарда җитмәгән элементларны табарга тиешләр иде. Тәрбиячеләр балаларга кызыклы табышмаклар, кроосвордлар, ребуслар әзерләп куйганнар иде. Балалар кабинетларга кереп биремнәрне чишеп, элементларны җыйдылар.Квест уенда балалар бер – берсенә ярдәм иттеләр, белемнәрен ныгыттылар һәм җитмәгән детальләрне җыеп фигура ясадылар.
Квест уенда 15 бала катнашты.