Изгелек эшләү - җиңел гамәл

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»нда  социаль хезмәт алучылар Бөтендөнья Игелек көне һәм Халыкара сукырлар көнен билгеләп үтү кысаларында интернат-йорт белгечләре - культорганизатор, психолог һәм  социаль эшләр буенча белгеч оештырган зур чарада катнаштылар.

Бу көнне интернат-йортта яшәүчеләргә планлаштырылган чара кысаларында мәгълүмати-тематик сәгать, психолого-педагогик юнәлештәге уен-тренинг үткәрелде  һәм чара ахырында кешеләр башкарган изге эшләр турында видеоролик күрсәтелде.

Әлеге чараның максаты - азмобильле өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарның коммуникатив потенциалын күтәрү. Чарада катнашучы 23 социаль хезмәт алучылар арасында сукыр һәм начар күрүче  гражданнар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары да актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International