Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Геометрик мозаика» дигән темага шәхси һәм төркем белән дәресләр үткәрелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр Демидова З.Р. белән берлектә геометрик фигуралардан мозаик панно ясадылар: чәчәкләр, йортлар, хайваннар, кошлар һ. б. Мондый дәресләр кешеләрнең гомуми эш сәләтен арттыруга, психик киеренкелекне бетерүгә, эшчәнлекнең бер төреннән икенчесенә җиңелчә күчүгә ярдәм итә. Дәреснең башында геометрик предметлардан мозаика конструкциясе үткәрелә, соңыннан аппликация техникасы ярдәме белән геометрик фигуралар ясала.