«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Мин һәм Спорт -тугры дуслар!» дигән темага викторина

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Мин һәм спорт -тугры дуслар!» дигән темага  викторина үткәрде.

Викторинаның максаты: социаль хезмәт алучыларда үз сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияләү һәм  тормышның кадерен бәяли белергә өйрәтү.

         Спорт – ул тормыш. Кеше тормышында аның файдасы бик зур: беренчедән сөяк, мускул һәм кан тамырлары ныгыса, икенчедән физик (чыдамлылык, көч, җитезлек) һәм шәхси сыйфатлар (рух көче, үз-үзеңә ышаныч, үҗәтлек) үсә.

Үзәктә үткәрелгән спорт-уен программасы, социаль хезмәт алучыларга иртәнге гигиена гимнастикасының, спортның һәм актив тормыш рәвеше алып баруның файдасы турында искә төшерде. Викторинада катнашучылар «Кара һәм әйт!», «Нәрсә артык?», «Халык әйтемен әйт!», «Спортчыны күрсәт!» дигән бәйгеләрдә актив катнаштылар.

Мондый чаралар күңел ачу гына түгел, эрудицияне күтәрү һәм спорт турында яңалыкларны белү мөмкинлеге дә бидеә. Уен дәвамында социаль хезмәт алучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: кайбер сораулар аеруча җиңел бирелде, ә кайберләре барлык уенчыларны да уйланырга мәҗбүр итте, шуңа күрә викторина зур кызыксыну һәм мавыгучанлык атмосферасында узды дип ышанып әйтергә була.

Викторинада 8 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International