Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Без төрле, ләкин без бердәм!» бу девиз астында Мамадыш муниципаль районында "Үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында "Бердәмлек көненә" һәм "ТР конституция көненә" багышланган бәйрәм узды. Бердәмлек көне - бөек халыкның берләшкән көченә ышану бәйрәме ул. Илебез, җирдә тынычлык һәм татулыкта яшәргә теләгән, барлык халыкларга дуслык кулын суза. Алып баручылар ТР флагы, гербы турында сөйләделәр, барлык катнашучылар гимны тыңладылар. Социаль хезмәтләр алучылар арасында ярышлар узды. Илебезнең файдалы казылмаларын белү, республикабызда яшәүче милләтләрне кем күбрәк атаячак һәм башка торле-торле уеннар уздырылды. Бәйрәм барышында Ватанга, туган якка мәхәббәт, барлык милләт кешеләренә карата толерантлык сизелде. Бәяләмәдә зур илебез, яраткан Татарстаныбыз турында фильм күрсәтелде. "Нинди куәтле һәм иксез-чиксез илебез!" - дип уртаклашты тәэсирләре белән безнең өйрәнчекләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International