Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Дуслык, игелек һәм әдәплелек көне " чарасы

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген 13 нче ноябрда Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Дуслык, игелек һәм әдәплелек көне» исеме астында  чара үткәрелде. Чара балаларда  яхшылык,  игелеклелек,  яхшы гамәлләр кылу, дуслар һәм дуслык турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Алар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, үзләре эшләгән изге гамәлләр турында кызыклы мисаллар китерделәр.  Соңыннан балаларга «игелек көне - су тамчысы " дигән мультфильм күрсәтелде.

Оештыручылар сүзе буенча мондый чараларны оештыру бик мөһим. Чөнки балаларда бер-берсенә карата шәфкатьлелек арта һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшәү теләге барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International