Түбән Каманың «Веста» үзәгендә Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында «Бердәмлектә безнең көч» дигән чара уздырылды.

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында «Бердәмлектә безнең көч» дигән чара уздырылды. Чарада социаль ярдәм күрсәтелүче 28 гаилә катнашты. Максат: катнашучыларда ватанпәрвәрлек, бердәмлек, татулык, үз илең тарихына хөрмәт, толерантлык хисләре тәрбияләү.

 Чара барышында балалар аңлаешлы формада Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар. Балалар Ватаныбызның бөек булуы, аның матурлыгы, тарихы, дәүләт символлары турында искә төшерделәр. Катнашучылар безнең якларда яшәүче төрле милләтләр турында сөйләделәр, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерделәр. Уеннар уйнадылар һәм милли биюләр башкардылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре бик күп уңай эмоцияләр, энергия заряды һәм күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International