Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Игелек көне» акциясе

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрь - Бөтендөнья Яхшылык көне. Бу бәйрәм - кешеләргә һәр көнне изге гамәлләр кылырга кирәклеген искәртү өчен үзенчәлекле сәбәп. Бу уйлар «Игелек көне» акциясен үткәрү өчен этәргеч булды. Акция кысаларында «Сарман гимназиясе», «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе», Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе «Сарман аграр көллияте» волонтерлары түбәндәге чаралар үткәрделәр: шәфкатьлелек дәресләре; сыйныф сәгатьләре; әлеге тема буенча фильм, мультфильмнар карау. Шулай ук «Шәмәхә тасмасын бәйлә һәм ярдәм кулыңны суз» акциясе үткәрелде. Шәмәхә төс шәфкатьлелек һәм намуслылык дигәнне аңлата. Бу тасмалар игътибарга мохтаҗ кешеләргә теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузырга әзер булу билгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International