Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында 13 нче ноябрь көнне билгеләп үтелә торган Халыкара сукырлар көненә багышланган “Миңа йөрәк аша дөнья күренә ” дип аталган әңгәмә үтте.
Культорганизатор Кузнецова Э.Н. бәйрәмнең тарихы, Брайл шрифтының барлыкка килүе, сукырлар һәм авыр күрүчеләр өчен бастырылган китаплар хакында сөйләде.
Социаль ярдәм алучылар күз күремен югалткан, аның өчен көрәшүче кешенең мөмкинлекләрен, күрмәүче кешенең ничек итеп дөньяны кабул итүен белделәр. Шулай ук алар сукырлар һәм авыр күрүчеләр җәмгыяте барлыгын, аларның проблемаларны чишүдә, һөнәр үзләштерүдә, эшләгәндә, аралашканда, ял иткәндә ярдәм күрсәтүен аңладылар.
Әңгәмә слайд күрсәтү, материаллар карау белән алып барылды.