2019 елның 13 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кешенең гәүдә төзелеше ” темасына уен технологияләр кулланылган дәрес булып узды.
Шөгыльнең максаты кешенең гәүдә төзелеше турында, физиологик үзенчәлекләре турында белемнәр бирү, һәр органның эшен ачыклау торды.
Шөгыль уен формасында үткәрелде. “Тупны тот”, “Тот һәм әйт”, “Кешене җый”, “Тоемлап кап” дигән уеннар үткәрелде. Уен араларында табышмаклар чиштеләр.
Шөгыльләрдә уен – технологияләр куллану балаларның кул – аякларының хәрәкәтләнүен, гәүдәнең дөрес формалашуына, мөстәкыйльлеккә этәргеч булып тора. Балалар уеннар уйнарга бик яраталар, уенлы шөгыльләр аларның хәтерләрендә озак саклана.