«Гнездышко» приютының кече төркеме тәрбияләнүчеләре өчен Яшел Үзән шәһәренең 34 нче номерлы «Гөлчәчәк» балалар бакчасындагы яшьтәшләре белән очрашу оештырылды. Балалар бакчасының яшь волонтерлары концерт программасы белән килделәр. Нәни артистлар шигырьләр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Барыннан да бигрәк халык уеннары истә калды.
«Гөлчәчәк» балалар бакчасы волонтерларының игелекле эшләре беркемне дә битараф калдырмады. Уртак чара балаларыбызга зур шатлык китерде. Истәлеккә, җыелышып, фотога төштеләр.