Хыял «балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Октябрь 1917” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Дәрескә 2 нче Аксубай урта мәктәбе тарих укытучысы Горбунов Геннадий Валерьевич чакырылган иде. Ул тәрбияләнүчеләргә Россиядә октябрь аенда (ә яңа стиль буенча - 1917 елның ноябрендә) узган һәм Бөтендөнья тарихының алга таба барышына йогынты ясаган XX гасырның иң зур сәяси вакыйгасы турында сөйләде. Балалар бик күп сораулар бирделәр. Дәрес ахырында «...1917 елгы вакыйгалар безнең дәүләт тарихында тирән тамырларга ия...»дигән нәтиҗә ясалды.
.jpg)