«Өлкән буын» төбәк проектының «Демография» милли проекты һәм Бөтендөнья сукырлар көне кысаларында 12 ноябрьдә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы «Сәламәтлек мәктәбе»узды. Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарда күз авыруларын профилактикалау. Социаль хезмәт алучылар өчен Әлмәт күз хирургиясе үзәгенең табиб-офтальмологы Рамил Хәмизуллин «Олыларда күз авырулары (катаракта, глаукома)» темасына лекция үткәрде һәм щелевой лампаны карады. Шәфкать туташы Л.Әхмәтханова күрү сәләтен тикшерде. Барлык социаль хезмәт алучыларга «Олыларда күз авырулары» дигән буклетлар таратылды.
Чарада 63 кеше катнашты.