2019 елның 12 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Милли бизәкләр” дип аталган кул хезмәте буенча шөгыльләнү үткәрделәр.
Аның башында балалар татар орнаментлары белән таныштылар. Төрле төсле, төрле образлы үрнәкләр карап үттеләр. Соңрак һәр бала үз кулы белән китапка татар орнаменты белән кыстыргыч ясады. Кыстыргыч сызыгында төслк карандашлар һәм акварель краскалар белән гади орнаментлар ясадылар.
15 мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм балаларны озатып йөрүче 5 әни ясаган эшләреннән чиксез шатлык алдылар.