Пенсия алды яшендәге чирмешәнлеләр белемнәрен арттыра

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2024 елга кадәрге чорда пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программа һәм мондый укуларны оештыру планы РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 30 декабрендәге 3025-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

Программа нигезендә, пенсия алды яшендәге гражданнар өчен хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итүче, булган белемнәрен, күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерү максатларында укулар узу хокукы каралган. Программада пенсия яшендәге гражданнар катнаша.

 

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДБУндә пенсия алды яшендәге 11 кеше эшли. Алар Ворлдскиллс берлегенең 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен тормышка ашырыла торган махсус федераль программасында заявка бирделәр һәм сайлап алынган компетенцияләр буенча укырга керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International