«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр А.М. Горький исемендәге завод территориясендә урнашкан 52 нче янгын бүлегендә булдылар. Чараның максаты: янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру, балаларның янгын куркынычсызлыгы турында күзаллауларын ныгыту.
Янгын бүлеге экскурсоводы балалар өчен кызыклы экскурсия үткәрде. Балаларга янгын сүндерү дружинасы һәм янгын бүлегенең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Кайчандыр эштә кулланылган инструментлар - экспонатлар күрсәтелде. Балаларга хәтта янгын сүндерү машиналарына утырырга рөхсәт иттеләр. Экскурсия ахырында фотога төштеләр.
Балалар янгын сүндерү бүлегенә экскурсиядән бик зур уңай эмоцияләр алдылар. Балалар янгын сүндерүче һөнәре турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр.