Бергәләп күңелле

2019 елның 3 ноябре, якшәмбе

Көзге каникуллар вакытында «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Бергә атлау күңелле» дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырылды. Барлык тәрбияләнүчеләр дә әлеге чарага җәлеп ителде.

Балалар кунаклар белән бергәләп футбол уйнадылар, рәсем ясадылар, шулай ук дуслык җырын иҗат иттеләр. Ә өлкән кызлар өчен стилистлар белән очрашу оештырылды. Практик дәресләр вакытында кызлар бу искиткеч һөнәр белән якыннанрак таныштылар.

Гомумән алганда, чара бик күңелле, кызыклы узды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм көн буена энергия алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International