Искиткеч макароннар

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Баланың үсеше өчен иҗади сәләтләрен үстерү зур әһәмияткә ия. «Гнездышко» приютында өлкән төркем балалары өчен «Могҗизалы макароннар» түгәрәге оештырылды. Максаты - традицион булмаган материаллардан файдаланып балаларның иҗади сәләтләрен формалаштыру һәм үстерү.

Түгәрәктә балалар макарон эшләнмәләренең төп ысуллары белән танышалар, заманча материалларны куллану һәм сәнгатьчә эшкәртү турында белемнәрен киңәйтәләр. Балалар «Могҗизалы макароннар» түгәрәгенә бик теләп йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International