Дуслыкны балачактан сакла

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

     2019 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре “Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу” дигән  бурычка ирешү кысаларында Алексеевск районының “Забота” балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында “Дуслыкны балачактан сакла” дигән чара үткәрделәр.  Чара барышында балалар һәм аларның әти-әниләре бер-берсен “Шатлык даирәсе” ндә сәламләделәр, “Миксер”, “Баш мие штурмы”, “Тылсымлы куллар”  уеныннарын уйнадылар, дуслык турында мәкальләр чиштеләр, ә соңыннан саубуллашу йоласын үткәрделәр. Чарадан балалар кәеф күтәренкелеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International