2019 елның 7 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм “Изгелек планетасы”, мәдәният сәнгате колледжы һәм “Алтын яшь” волонтерлар отряды белән берлектә үтте.
Үзәк хезмәткәрләре бәйрәмне видео ролик карау белән башлап җибәрделәр.Үзәктә дәваланучы балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмне мәдәният сәнгате үзенең концерт номерлары белән дәвам итте. “Алтын яшь” волонтерлар отряды балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Ахырда күмәкләп фотога төштеләр. Чарада 50 кеше катнашты.