"Халыклар бердәмлегендә безнең көч" презентациясе (ТАССР төзелүнең 100 еллыгына) Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар дуслыгы-гади сүзләр генә түгел,

Халыклар дуслыгы-мәңгегә исән,

Халыклар дуслыгы-бәхетле балалар,

Халыклар дуслыгы-мәңгелек бердәмлек!

Татарстанда 2020 ел ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Питрәч районының "Шатлык" приютында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында педагог Волкова Диля Ильинична җитәкчелегендә «Халыклар бердәмлегендә безнең көч»дигән чара узды. Чараның максаты булып патриотизм хисен формалаштыру һәм үстерү, төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләренең тату яшәве кирәклеген нигезләү торды. Презентация барышында балалар Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштылар, гимнны тыңладылар, флаг һәм гербтагы һәр төснең әһәмиятен белделәр һәм истә калдырдылар, шулай ук республиканың барлыкка килү тарихы, аның мәйданы, халкы, бөек тарих, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт һәм милли бәйрәмнәр белән таныштылар. Чара ахырында балаларга тема буенча иҗади бирем тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International