Социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә бәйрәм концерты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

4 нче ноябрь көнне безнең барлык күпмилләтле Рәсәй халкы Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтә. Бу көнне Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләргә бәйрәм концерты карау насыйп булды.

“Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Нәкъ менә бердәмлек, татулык төшенчәсе әлеге чыгышларда яңгырады. Концерт программасындагы яшь башкаручыларның чыгышлары өлкәннәребезне таң калдырды.

Әлеге уздырылган чаралар тернәкләнүчеләрнең күңел киеренкелегеннән арынырга, ныклап тернәкләнергә мөмкинлек бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International