“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен гәҗиттән торбачыклар ясау һәм аларны үрү буенча мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: кулларның хәрәкәт итү функцияләренә зыян килгәндә вак моториканы яхшырту, гәҗиттән торбачыклар үрү алымнарын һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру. Буш вакытны дөрес оештыра белү һәм декоратив гамәли сәнгаткә кызыксыну уяту.
Гәҗиттән торбачыклар ясау һәм алардан спираль рәвешендә декоратив элементлар булдыру кулларның вак моторикасын яхшыртырга ярдәм итә, когнитив функцияләр бозылган очракта, гражданнарның фикерләү эшчәнлеген яхшырта, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның кулларында ою һәм көзән җыерулардан арындыра.
Социаль хезмәт алучылар гәҗиттән торбачыклар ясау тарихын белән таныштылар. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм эшли белү мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор гәҗиттән торбачыклар үрү ысулларын күрсәтте.
Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар, аларның кәефләре яхшырды, киләчәктә үз куллары белән гәҗиттән, кәгаздән эшләнмәләр ясау теләге барлыкка килүен белдерделәр.
Мастер-класста 7 кеше катнашты.