Халыклар бердәмлеге көне

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районының «Хыял»  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Дәреснең максаты балаларны Россия тарихына җәлеп итү, Россияне данлаган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү иде. Тәрбияләнүчеләр 1612 елның 4 ноябрендә булган вакыйгалар турында,  К.Минин һәм Д. Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары Мәскәүне Польша илбасарларыннан азат итүен  тыңладылар. Балалар нәтиҗә ясадылар: авыр вакытларда халыкның иң яхшы сыйфатлары: ныклык, батырлык, Ватанга тугрылыклылык күрсәтелүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International