2019 нче елның 05 ноябрендә Тукай картлар hәм инвалидлар интернат-йортта Татарстан Республикасы Конституциясе турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның иң төп законы – Конституция көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән мөһим сәяси-хокукый документ 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә кабул ителгән.

Социаль хезмәт алучылар Сәлимова Г.С. үткәргән әңгәмәдән Татарстан Конституциясенең барлыкка килү тарихы турында белделәр, аның структурасы, Россия һәм Татарстан гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International