1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү заманча хокукый система барлыкка килүдә мөһим роль уйный, республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясый.
Төп закон Татарстанның күпмилләтле халкын хакимиятнең бердәнбер чыганагы итеп билгеләде, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген законнар белән ныгытты, аларның хокуклары һәм бурычлары бердәмлегенең аерылгысызлыгын тәэмин итте.
Республика тарафыннан Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган социаль-икътисадый программалар һәм проектлар комплексы Конституция нигезләмәләренең хокукый социаль дәүләтне үстерү өлешендә нәтиҗәлелеген чагылдыра. Нәкъ менә бу бүлекләр җәмгыять һәм конкрет шәхес мәнфәгатьләренә якынрак.
Бәйрәм алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен «Татарстан Конституциясен ни дәрәҗәдә яхшы беләсез?» дигән социаль сораштыру үткәрделәр.
Максат: ата-аналарның гражданлык-хокукый компетенциясен формалаштыру
Барлык катнашучылар да зур активлык күрсәттеләр, ТР Законы буенча белемнәрен сынадылар.
Социаль сораштыруда 10 кеше катнашты.