«Модный приговор» Ток-шоуы

2019 елның 3 ноябре, якшәмбе

Мода- ул тиз үзгәрә торган җәмгыятьнең тәме. Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Модный приговор» ток - шоуы үткәрелде. Чараны алып барды тәрбияләнүче Аделина, тәрбиячеләр - мода белгечләре булдылар. Модельләр киенгән арада, залда тамашачылар белән «Кием-салым», «Тылсымлы капчык», «Сорау – җавап» уеннары үткәрелде. Барысы да таң калды, хәтта чараны да төгәлләргә теләмәделәр. Хәзер мондый чара ешрак кабатланачак дигән карар кабул ителде. Чөнки яшь дизайнерларыбызның идеяләре артыннан хәтта заманча мода да өлгерә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International