«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Минем туган ягым - Татарстан» дигән концерт

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Умырзая» ветераннар хоры иҗат коллективы Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Минем туган ягым - Татарстан» дигән концерт программасы белән булды.

Чараның максаты: патриотизм хисе, республикабызның тарихи үткәненә, төрле халыкларның мәдәниятенә, сәнгатенә халык иҗаты аша хөрмәт тәрбияләү.

Бәйрәм концертын ветераннар Татарстан турында җыр белән башлап җибәрделәр. Концерт программасын алып баручы Роза Вәлиева барлык социаль хезмәт алучыларны истәлекле дата белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык, барлык татарстанлыларга татулык теләде.

Бәйрәм концерты өчен репертуарны иҗат коллективы туган як, Ватан турындагы күңелле, дәртле җырлардан әзерләгән иде. Тамашачылар, музыкаль - сәнгать җитәкчесе Николай Негодяев баян көенә халык, патриотик һәм юмористик җырлар тыңладылар һәм аларга кушылып та җырладылар. Алар һәр артистлар номерын көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Социаль хезмәт алучылар өчен, кайбер халык җырларының татарчадан - рус теленә һәм рус теленнән татарчага тәрҗемә итеп башкарылуы сюрприз булды.  Чарада катнашучыларга залдагы җылы һәм  күтәренке кәеф атмосферасы ял итәргә һәм уңай энергия  тупларга мөмкинлек бирде. Чара ахырында артистларга рәхмәт сүзләре тапшырып, алар тамашачылар алдында чыгыш ясау җиңел булганын билгеләп үттеләр. Бәйрәм истәлегенә бергәләп фотога төштеләр.

Чарада кеше   34 катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International