“Халыклар бердәмлеге көне” Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

4 ноябрь – «Халыклар бердәмлеге көне» алдыннан 2 ноябрь көнне Питрәчнең «Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге 12 бала белән «Халыклар бердәмлеге көне» дип исемләнгән патриотик үз гаиләңә, үз Ватаныңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән дәрес узды.

Балалар белән алдан эш үткәрелде: Россия, анда яшәүче халыклар турында әңгәмәләр, дөнья, Россия карталарын карау; «милли костюмнар» җыелмасыннан курчаклар карау, дуслык турында мәкальләр өйрәнү.

Балалар илебезнең халыклары белән таныштылар, милли киемнәр карадылар, дуслык турында мәкальләр искә төшерделәр, Россия турында шигырьләр укыдылар, бердәмлек турында видео-презентация карадылар.

Дәрес дәвамында «Мирилка» динамик пауза үткәрелде, анда тәрбияләнүчеләр мизинчиклар белән килешергә өйрәнделәр.

Дәрес Халыклар бердәмлеге турында легенда белән дәвам итте, анда балалар ни өчен Россия халыклары шулай нык һәм бердәм булуларын белделәр.

Дәрес төркем эше – «Без бердәм» аппликациясе белән тәмамланды, анда балалар алган белемнәрен дәрес барышында ныгыттылар. Тәрбияче Екатерина Сергеевна балаларга дус, тату яшәргә һәм ата-бабаларыбызның батырлыклары турында истә тотарга теләде.

Мондый дәресләр Россиянең төрле милләтләренә, аларның мәдәниятенә, теленә хөрмәт тәрбиялиләр, балалар коллективында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбиялиләр, «Халык бердәмлеге көне» бәйрәме белән таныштыралар, үз халкы, аның батырлыклары өчен горурлык хисе тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International