Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында "Халык бердәмлеге – ил бердәмлеге” дип исемләнгән тематик сәгать.

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Дәрескә түбәндәге бурычлар куелды: 1. Ватан өчен горурлык хисен көчәйтүгә булышу; 2. Әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү; 3. Балаларда безнең Россиядә туганыбыз һәм яшәвебез, Рус тарихының данлы традицияләренә варис буллу теләге буллу шатлыгы тәрбияләү. Безнең илдә күп халыклар яши. Алар барысы да бердәм тату гаилә төзи. Рус, татар, мордвалар, чечнялар, башкортлар, чуашлар, ингушлар һәм башка халыклар. Халык санына яки яшәү урынына карамастан, төп яки икенче дәрәҗәдәге халыклар да булла алмый. Милләтенә карамастан, алар барысы да Россиянең тигез хокуклы гражданнары булып тора. Илебезнең һәр халкының үз туган теле. Россиядә дәүләт теле – рус теле. Ул барлык халыкларны берләштерә, аларның тугандаш гаиләсен ныгыта. Планетада яшәүче һәр кеше үз Ватаны, үз халкы, үз җире һәм тарихы белән горурлану хисләре кичерә. Россия төрле милләт кешеләрен берләштерде, һәм алар барысы да анны яраталар һәм үз иле белән горурланалар, аның чәчәк атуын телиләр. Без матур җирдәяшибез. Без күп һәм без барыбыз да-төрле, әмма барыбызның да бер хыялы – тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәү. Һәркем өчен үз ватанының тарихын белү бик мөһим. Тарих-ул халык хәтере кем, безнең тамырларыбыз кайда, юлыбыз нинди? Ватаныбызның тарихи үткәнен өйрәнү дә иң мөһиме-аны яратырга өйрәнү. Бу дәрес балаларга патриотик тәрбия бирүне үстерү өчен кирәклебулып тора, Россия тарихы турында белемнәрен ныгытуга ярдәм итте. Тәрбияче түземле, аңлаешлы итеп, кызыклы итеп, Россиядә барган төп вакыйгалар турында сөйләде. Балалар кызыксынып мультфильм карадылар. Шулай ук, балаларга презентация күрсәтелде. Дәрес ахырында тәрбияче белән бергә "бердәмлек" темасына ромашка ясадылар. Алган хис-кичерешләрдән балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International