"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында "Веста" үзәгендә "Социаль контрактны рәсмиләштерү" темасына методик сәгать узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында 2019 нчы елның 1 нче ноябрендә "Веста" үзәгендә "Социаль контрактны рәсмиләштерү" темасына методик сәгать узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы социаль яклау идарәсенең әйдәп баручы белгече Лапко Светлана Әсхәт кызы хезмәткәрләргә социаль контракт рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе турында сөйләде, социаль контрактның аз керемле гаиләләргә генә каралуын билгеләп узды. Контрактта каралган сумманы, әйтик:

- башка һөнәр буенча эш алу өчен һөнәри яңадан укыту;

-үз эшеңне ачу һәм үзмәшгуль граждан буларак инструментлар сатып алу.;

- гаилә әгъзалары, шул исәптән балалар һәм пенсионерларны да, авыр хәлдәге кешеләрне дәвалау;

-авылда-торакны ремонтлау, йорт хуҗалыгын һәм техника паркын үстерү һ. б. сарыф итәргә мөмкинлеген әйтеп узды.

Акча алу өчен төп шарт-алар көндәлек чыгымнарга түгел, ә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгуга тотылырга тиеш. Белгечләр гаиләләр белән социаль контрактлар төзегәндә барлыкка килгән барлыксорауларны бирә һәм аларга җаваплар ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International